Сихтермә-Хузангай авылында берьюлы 20 өй туе көтелә

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

 “Строитель и К” җәмгыяте Сихтермә-Хузангайда берьюлы 20 өйне файдалануга тапшырырга җыена. Әлеге йортлар “Хузангай” җәмгыятендә эшләүче яшь белгечләргә отышлы шартларда арендага биреләчәк. Былтыр биредә шундый ун йорт файдалануга тапшырылган иде инде. Шулай итеп, Сихтермә-Хузангайның бер башында яңа өйләрдән торган яшьләр бистәсе барлыкка килде. Бу авылда 40 сабыйга исәпләнгән яңа балалар бакчасы да төзелеп ята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International