Әлки районының Югары Колчура авылында су проблемасы хәл ителде.

2020 елның 7 августы, җомга

Югары Колчуриноның ике урамында Скважиналарда насослар алыштырылды. Югары Колчурино авылында 8 Март һәм 1 Май урамнары буенча күптән түгел су башняларында насослар алыштырылды. 8 Март урамы буенча урнашкан скважинада насос тузган, алмаштыру план буенча үткәрелгән. Ә 1 Май урамы буенча насос су басымы көчсез булу сәбәпле тагын да сыйфатлырак һәм куәтлерәккә  алыштырылды. Эшләр үзара салым акчасына башкарылды. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова хәбәр итте.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, үзара салым акчасына 1 Май урамында су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү проекты төгәлләнгән һәм экспертиза үткәрелгән. 2021 елга «Чиста су» федераль программасы планына эләгү планлаштырыла.Әгәр план брып чыкса, бу урам буенча су үткәргече тулысынча алыштырылачак, яңа су башнясы ремонтланачак, санитар сак зонасы төзекләндереләчәк, заманча таләпләр нигезендә янгынга каршы гидрантлар урнаштырылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International