Әлки районы авыл хезмәтчәннәре солы һәм арпа урагына керештеләр

2020 елның 7 августы, җомга

Районда урып-җыю дәвам итә. Механизаторлар солы һәм арпа суктыруга керештеләр. Әлегә 27 гектарда солы һәм 350 гектарда арпа урып-җыелган. Район буенча барысы 11 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр җыеп суктырылган. Борчак (2700 гектардан артык), көзге бодай (8,5 мең гектардан артык), арпа (350 гектар) һәм солы (27 гектар). Гектардан уртача уңыш 40 центнер тәшкил итә. Арпа чәчелгән мәйданнарның күпчелеге “Хузангай” җәмгыятенә туры килә. Биредә бу культураны 4869 гектарда игәләр. Алдарак хәбәр иткәнебезчә, “Хузангай”да көзге бодайны урып-җыю төгәлләнде. 2044 гектарда игелгән уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 61,5 центнер уңыш алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International