Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы хокук ияләрен җир кишәрлекләре чикләренең төгәл тасвирламасын тикшерергә чакыра

2020 елның 7 августы, җомга

Татарстан Росреестры хокук ияләрен элек төзелгән җир кишәрлекләренең чикләрен ачыкларга һәм кирәк булган очракта, аларга хокукларын үз көченә кергән «Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү максатларында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү максатларында аерым мөнәсәбәтләрне җайга салу үзенчәлекләре турында» 254-ФЗ номерлы федераль законга бәйле рәвештә  теркәргә чакыра.

Закон кишәрлекләрнең дәүләт милкендә яисә муниципаль милектә булуына һәм өченче зат хокукларына ия булмавына бәйле рәвештә, җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштермичә инженерлык яисә транспорт инфраструктурасына караган федераль, региональ яисә җирле әһәмияттәге объектлар төзелешенә рөхсәт бирү мөмкинлеген күздә тота.

Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрында (БДКМР) җир кишәрлекләре чикләрнең урнашу урыны турында төгәл мәгълүматлары булмаган һәм теркәлмәгән (1998 елның февраленә кадәр барлыкка килгән) хокуклары булган хокук ияләре үз участокларында федераль, төбәк яки җирле әһәмияттәге объектлар төзелеше башланырга мөмкин. Законны гамәлгә ашыру кысаларында мондый җирләр кемнеңдер хокукыннан азат һәм буш  буларак ялгыш кабул ителергә мөмкин.

Мөмкин булган кыенлыкларны булдырмас өчен, хокук ияләренә түбәндәгеләрне үтәргә кирәк: җирлектәге участокның кадастр номеры буенча ведомствоның ачык кадастр картасында чикләрнең булуы турында белергә һәм кирәк булганда, кадастр инженерларын җәлеп итеп, җир кишәрлекләре чикләрен төгәлләштерүне тәэмин итәргә.

Хәзерге вакытта БДКМРда чикләрнең төгәл тасвирламасы булмаган 24 млн җир кишәрлеге турында мәгълүматлар бар. ТР буенча Кадастр палатасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда андый участоклар 122 меңнән артык.

БДКМРга әле дә кертелмәгән җир кишәрлекләре бар – мондый участокларның кадастр номеры юк. Мондый җир кишәрлекләренә хокуклар күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве һәм кадастр исәбенә алуның заманча системасы барлыкка килгәнче бирелгән булган.

 ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International