2020 елның 1 августыннан башлап коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен Әлки районы Пенсия фондында кабул итү бары тик алдан язылу буенча һәм РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион рәвештә шәхси кабинет аша алып булмый торган хезмәтләр буенча гына алып барыла.
Клиент хезмәтенә кабул итүгә алдан язылуның электрон сервисы аша язылырга мөмкин. Ул Пенсия фонды сайтының ачык өлешендә эшли һәм шәхси кабинетка керергә таләп итми. Моннан тыш, Әлки районындагы пенсия фондының телефон номеры 2-17-04, код 884346 буенча язылырга мөмкин.
Кабинетта эшләүче татарстанлыларга пенсия коэффициентлары, тупланма, стаж һәм эш бирүчеләрнең пенсиягә күчерүләре турында мәгълүмат бирелә. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр акчаларны тоту һәм аларның актуаль суммасы турында мәгълүмат табачак, - дип билгеләп үтте Әлки Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.
Кабинет шулай ук РПФның күпчелек түләүләрен рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итәргә һәм аларны бирү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсияне китерү яки социаль хезмәтләрне акчалата компенсациягә алыштыру ысулын турында электрон гариза бирү.
Кабинет аша пенсионер, инвалид бала яки балачактан беренче төркем инвалидны карау буенча түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм тәрбияне гамәлгә ашыруга ризалык бирү турында кирәкле электрон гаризалар шулай ук кабинетта гамәлгә ашырылды. Анда шулай ук законлы вәкил: ата-ана, уллыкка алучы, опекун яки попечитель исеменнән гариза бирү мөмкинлеге бар.
Фондның билгеләнгән түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре мәсьәләләрен онлайн-кабул итү бүлмәсе аша җибәрергә мөмкин.
ЕСИАда хисап язмасын раслау, РПФ линиясе буенча (җирләүгә пособие түләү) аерым тормыш өчен мөһим һәм кичектергесез түләүләр билгеләү, пенсиягә чыгучы затлар белән алдан эшләү, белешмәләр һәм документлар бирү, шулай ук гражданга «кунак» компьютерыннан файдаланып, электрон рәвештә гариза бирүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү алдан язылмыйча башкарыла.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Татарстан Республикасының Әлки районындагы Россия Пенсия фонды
Әлки районында Пенсия фонды:
Базарлы Матак авылы, Ленин ур., 4й.
Элемтә өчен телефоннар: 2-17-05, 2-17-07, 2-00-48
Алдан язылу өчен: 2-17-04