Әлки районында "Безнең ишегалды" программасы буенча алты ишегалды төзекләндереләчәк

2020 елның 7 августы, җомга

Район үзәгендә "Безнең ишегалды"программасы буенча йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре башланды. Күп катлы йортларда яшәүчеләр үз ишегалларының нинди булачагын үзләре сайлады. Базарлы Матак авылында яңа урам буенча күп фатирлы йорт территориясендә ишегалды мәйданчыгы һәм подъезддан автомобиль юлына кадәр тротуар төзү эшләре башланды. Быел районда барлыгы 6 ишегалды төзекләндереләчәк. Асфальт җәюдән тыш, ишегалларында эскәмияләр, балалар өчен уен тренажерлары, чүп савытлары һәм контейнерлар урнаштыру планлаштырыла. Киләсе елда районда калган ике ишегалды төзекләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International