Әлкинең 3 гаиләсе, Пенсия фондыннан башкагына кредит учреждениесендә МСК (ана капиталы) акчаларыннан файдаланган

2020 елның 7 августы, җомга

Татарстан Республикасының Әлки районындагы Россия Пенсия фонды ана капиталы средстволары белән эш итү турында гаризаны торак шартларын яхшыртуга быелдан башлап кредит акчаларын җәлеп итү өчен турыдан-туры кредит ачыла торган банкта бирергә мөмкин, дип искәртә.

Инде 3 гаилә әлеге мөмкинлектән файдаланган - ана капиталы акчасына банкта ук торак шартларын яхшыртуга гариза биргән.

"Ике мөрәҗәгать урынына - банкка һәм Пенсия фондына - гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм беренчел кертемне түләүгә гариза бирелә", - дип билгеләп үтте Әлки районындагы Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.

Әгәр дә сертификат хуҗалары ана капиталы средстволарын инде булган кредит түләүгә яисә торак сатып алуга кредит алганда беренчел взнос түләүгә тотарга карар кылсалар, моның өчен банкка мөрәҗәгать итү һәм тиешле гариза бирү дә җитә.

Татарстан Пенсия фондының Татарстан бүлеге тарафыннан 11эре банклар белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзелде: «ВТБ», «АК Барс Банк», «Саклык банкы», «Россельхозбанк», «Акибанк», «Банк Уралсиб», «Энергобанк», «Абсолютбанк», «Автоградбанк», «Альфа-Банк», алар гаиләләргә дәүләт ярдәме белән кредит бирәләр.

Моннан тыш, агымдагы елның апреленнән башлап әлкилеләрнең ана сертификатын, шулай ук Пенсия фондына бармыйча, ягъни актив режимда алу мөмкинлеге бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сертификат хуҗасы сертификатны карарга яки бастырып чыгарырга тели икән, моның өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕСИА) расланган хисап язмасына ия булырга кирәк.

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru  , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

         www.facebook.com/pfrrt,

         www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

     www.ok.ru/group/58408636907571

Әлки районында Пенсия фонды:

Базарлы Матак авылы, Ленин ур., 4й.

Элемтә өчен телефоннар: 2-17-05, 2-17-07, 2-00-48

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International