Коррупциягә каршы "Бергәләп коррупциягә каршы!" Халыкара яшьләр социаль реклама конкурсы старт алды.

2020 елның 7 августы, җомга

Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы  Коррупциягә каршы "Бергәләп коррупциягә каршы!" Халыкара яшьләр социаль реклама конкурсы  оештыра.

Эшләр 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр конкурсның рәсми www.anticorruption.life сайтында ике номинациядә кабул ителә - «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик». Конкурста катнашу өчен, теркәү формасын тутырып, конкурсның рәсми сайтында теркәлү узарга һәм конкурс кагыйдәләре белән үзенең ризалыгын, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгыңны расларга кирәк.

Әлеге конкурста катнашуга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Конкурс эшләрендә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәш буенча заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук әлеге юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк.

Конкурска йомгак ясау, җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итү Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) туры китереләчәк.

/file/alkeevskiy/File/ Конкурс кагыйдәләре.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International