Президент программасы буенча Түбән Кәчидә күп балалы Бакановлар гаиләсе өчен йорт төзелә. Сергей һәм Зинаида чирек гасырга якын бергә. Алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Иске йорт тузган, хәзер аның янәшәсендә күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча яңа зур йорт төзелә башлаган. Эшләрнең субподрядчысы - «Строитель и К» җәмгыяте объектны быел ук тапшырырга планлаштыра. Йортның бәясе дүрт миллион сумга якын, монда эчке коммуникацияләрне урнаштыру да керә.