Әлки районына "Яшьләр вакыты" автобусы килде

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Базарлы Матак авылының үзәк паркында “Мөмкинлекләр территориясе" дигән маркет оештырылган иде, анда яшьләр үз проектлары турында сөйләделәр. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелде. Акциядә Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков, республиканың яшьләр берләшмәләре лидерлары, район яшьләре катнашты. Белем бирү программасы яшьләрне Татарстанда булдырылган мөмкинлекләре белән таныштырудан башланды. Республика Яшьләр коррупциягә каршы «Бирмәскә-алмаска! программасы җитәкчесе Алена Лапенкова яшүсмерләргә районда яшьләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләде. “Автобус. Яшьләр вакыты”ның  мәдәни программасы координаторы  Данил Исламов яшьләрне  7 командага бүлеп  викторина үткәрде. Акция дәвамында Данил Исламов яшь кешеләр белән "бер дулкында" тирбәлде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантында җиңүче Роза Нуруллина үз эшен алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты, үз проектының уңышлы үсеше турында сөйләде. «Безнең район – киләчәк образы» стратегик сессиясендә балалар район җитәкчелегенә һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләренә үз проектлары идеяләрен тәкъдим иттеләр. Алар арасында иң яхшысы дип Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Эльвира Яруллинаның максаты рәсем ясау белән мавыгучы яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү булган «Арт-фестиваль» проекты танылды. . Аның сүзләренә караганда, «Автобус. Яшьләр вакыты” кызыклы һәм бай булды. Ул, башка күп кенә яшьләр кебек үк, киләчәктә проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк күп кенә файдалы мәгълүмат алды. Иң актив балаларны истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International