Бердәм дәүләт имтиханнары буенча инде нәтиҗәләр ясарга да була. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева әйтүенчә, тулаем алганда чыгарылыш укучылары БДИны узган елгыга караганда яхшырак тапшырганнар.
Безнең районда да информатика һәм профильле математикадан БДИның уртача баллары былтыргыдан түбәнрәк булган. Ә менә калган фәннәр буенча дәүләт имтиханнары күрсәткечләре үткән елгы белән чагыштырганда яхшырган. 18 очракта чыгарылыш укучысы имтиханны 80 һәм аннан да югарырак баллга тапшырган.
Дәүләт имтиханнарында 90 нан югары балл җыючы укучыларыбыз да бар. Җәмгыять белеменнән сынауны Базарлы Матак мәктәбе укучысы Динара Сафина 92 баллга тапшырган. Шушы ук мәктәптән Илүзә Гарипова исә химия буенча имтиханда 97 балл, ә Камил Мәхмүтов физикадан 99 балл җыйган!
Барлык егетләргә һәм кызларга тормышта «үз» юлын табуларын, һөнәр үзләштерүләрен һәм бөтен потенциалларын тормышка ашыруларын телибез.