Иске Тумба авылында балалар мәйданчыгы төзеделәр

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Иске Тумба авылында балаларны сөендерделәр – уен мәйданчыгы төзеделәр. Хәзер малайлар һәм кызлар таганнарда атыналар, таучыкларда, комлыкта уйныйлар, матур эскәмияләрдә утырып ял итәләр. Уен җиһазларын урнаштыруда Апактан Шамил Әхмәтҗанов, Иске Тумбада яшәүче Геннадий Юринкин һәм Игорь Егоров зур активлык күрсәткән. Балалар мәйданчыгы үзара салым средстволарына эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International