Озак еллар район мөхтәсибе булган Ислам ага Шәйхетдинов олуг юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 14 августы, җомга

Ислам хәзрәт Шәйхетдинов 20 елга якын районыбызда имам-мөхтәсиб булды. Бу чорда  мәчетләр күп төзелде, мөхтәсибәттә актив эш алып барылды. Мәчетләрне рәсми теркәү, аларга электр, газ кертү, болар белән бәйле бихисап документлар тутыру... Әлеге эшләрне үзвакытында һәм тиешенчә башкару өчен район мөхтәсибе күп тырышлык куя. Дөрес, Ислам ага үзе бу мәсьәләләрне хәл итүдә   район җитәкчелегенең һәрдаим  ярдәм күрсәтүен әйтә. Районның ул чактагы җитәкчесе Фердинант Дәүләтшинның да олы ихтирамын, туганнарча кайгыртуын, булышлыгын тоеп эшли мөхтәсиб. Ислам ага Шәйхетдинов бүген дә районның абруйлы кешесе. Район башлыгы Александр Никошин һәрдаим аның хәл-әхвәлен белешеп тора, олы тантаналарга мәртәбәле кунак итеп чакыра.

Чәчәккә күмелгән ямьле җәй аенда Исламетдин Сәләхетдин улы 90 яшьлеген билгеләп үтте. Ислам аганы бу олуг юбилее белән котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, бүгенгедәй ачык зиһен белән әле күп еллар бәрәкәтле гомер кичерүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International