“Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы " истәлек тамгалары белән бүләкләү

2020 елның 14 августы, җомга

2020 елның 10 августында Әлки районында Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган чарада, Әлки муниципаль районын үстерүдә нәтиҗәле эшләре өчен, "Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы" истәлек билгеләре белән бүләкләнделәр:

- "Восток Зернопродукт"АҖ Көньяк Әлки территориаль идарәсе директоры-Кәлимуллин Илнур Кадыйр улы;

- Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай,Әлки районнары буенча территориаль бүлеге баш белгече - Абзалов Алмаз Фәйзрахман улы;

- район мәдәният йорты методисты-Федонин Алексей Геннадьевич;

- Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы, Әлки районы Балалар иҗат йортының бандминтон буенча тренеры-Муштаков Максим Сергеевич.

Җитештерелә торган товарларда "Татарстан АССРның 100 еллыгы" мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы сертификат һәм "Татарстан АССРның 100 еллыгы" истәлек билгесе белән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Агапова Нина Ивановна бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International