Бүгенге көннән җәмәгать урыннарында перчаткалар кулланмыйча йөрергә мөмкин. 17 августта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 687 номерлы карары үз көченә керде, аның нигезендә ваклап сату объектларында, маршрут автобусларында һәм таксиларда индивидуаль яклау чараларын (перчаткаларны) мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү саклана.