Сатып – алудан соң чек сора һәм тикшер!
2019 елның 1 июленнән барлык эшмәкәрләр һәм сатучылар касса аппараты кулланырга һәм сатып алучыга чек тәкъдим итәргә тиеш.
Чек ул сатып алуны исбатлау һәм товарны кире кайтару өчен кирәк.
Телефоннан “Проверка чеков ФНС” кушымтасы аша чегыңны тикшер һәм җитешсезлекләр күзеңә чалынса 8 800 222 2 222 телефон номеры аша хәбәр ит!