ИГЪЛАН

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белем мәктәбе ТР РО “Үз мәнфәгатьләрен үтәүгә  мохтаҗ булган менталь һәм башка кимчелекләре булган инвалид  балаларның ата-аналары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидның  Бөтенроссия оешмасы” ҖЧҖ ярдәме белән Россия Федерациясендә Балачак унъеллыгына багышланган дәресләр үткәрә. 2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

2020 елның 21 августында 15.00-16.00 сәгатьләрдә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Семинарның темасы - мөмкинлекләре чикле балаларның белем алу хокукын тормышка ашыру, инклюзив белем бирү чаралары ярдәмендә реабилитацияләүдә психологик-медик-педагогик комиссиянең роле. Дәрестә инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның белем алуга хокукларын регламентлаучы документлар; балаларны адаптацияләнгән белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кертү тәртибе һәм процедурасы белән танышу, психологик-медик-педагогик комиссиядә баланы тикшерү, карарларга шикаять бирү процедурасы мәсьәләләре каралачак. Катнашу өчен 89991579442 телефонына исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsApp аша яки смс-хәбәр җибәрергә кирәк һәм­ билгеләнгән вакытта конференциягә сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.

Шулай ук хәбәр итәбез: Сез  дәрес вакытында җавап алырга теләсәгез алдан ук Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына кыска сорау (*мөрәҗәгать түгел) җибәрергә мөмкин.

               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International