Әлки районы Абдул Салман авылында чишмә ачтылар

2020 елның 18 августы, сишәмбе

16 августта Абдул Салманда чишмә ачу тантанасы булды. Авылдашлар аны бертавыштан Гомәр чишмәсе дип атадылар. Абдул Салманда (бу авылны Морзалар Салманы дип тә йөртәләр) 24 хуҗалык, 48 кеше исәпләнә. Бу кечкенә авыл тулы канлы тормыш белән яши.  Биредә һәр елны авылдашларын җыеп нинди дә булса чара үткәрәләр. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориал такта ачылды, Морзалар хөрмәтенә таш куелды, “Шәҗәрә көне” үткәрелде. Быел  авыл имамы Гомәр Сәлахов тырышлыгы белән авыл башындагы чишмә төзекләндерелгән. Чишмәгә чаклы таш юл, күпер салынган. Бу эшләрдә якташыбыз Фоат Вәлиев ярдәм иткән. Якташлар исә җыелышып чишмәне чистартканнар, тимер-бетон алкалар төшергәннәр. Өсте ябулы корылма да төзеп куйганнар. Чишмә янында очрашып, табын корып утыру өчен озын өстәл, тимердән озак еллар хезмәт итәрлек итеп урындыклар ясаганнар. Тора-бара бу урынның  өстен ябулы итәргә, чаралар үткәрү өчен сәхнә ясарга да ниятләре дә бар.    Чишмә ачу тантанасына, көннәр яңгырлы торуга карамастан, төрле шәһәр һәм районнардан күп якташлар кайткан иде. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов морзалыларны авыл бәйрәме белән котлады. Ул шулай ук  авылдагы күп игелекле эшләрнең  башында торучы Гомәр Сәлаховка район җитәкчесе Александр Никошин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International