Ел башыннан илебезнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да үзмәшгульлек буенча “һөнәри керемгә салым” режимы эшли башлады.
Үзмәшгульлек дип исемләнгән бу яңалыкның өстенлекле якларын ачыклыйк әле. Иң мөһиме, бу системага күчү бик ансат. Аны күпләр үзлегеннән дә башкара ала. Салым органына барып та торасы түгел. Мобиль телефоныңа, компьютерыңа, смартфоныңа яисә планшетыңа “Мой налог” мобиль кушымтасын күчерәсе һәм аның аша салым органында теркәләсе.
Үзмәшгульлек режимына күчкәч салым 6 яисә 4 процент кына кала. Алты – юридик затлар белән эш иткәндә, дүрт процент – физик затлар кеременнән.
“һөнәри керемгә салым” системасыннан кешеләр яллап эшләтүчеләр, сәүдә итү белән шөгыльләнүчеләр, айлык кереме 2 миллион 400 мең сумнан артып китүчеләр файдалана алмый.
Үзмәшгуль буларак рәсми теркәлгән кеше бернидән шикләнмичә тыныч күңел белән эшли, банклардан кредит алганда керемнәрен күрсәтә ала. Шулай ук “Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды” компаниясе аша елга 7,5 процент хисабыннан кредитлар да алырга мөмкин. Үзмәшгульлеккә күчүчеләргә касса аппаратлары алу мәҗбүри түгел. Алар хосусый эшмәкәрләрдән таләп ителгән еллык отчет тапшыру кебек мәшәкатьләрдән дә азат ителә.