Татарстан Республикасы Әлки районындагы Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, пенсия күләме, стажның дәвамлылыгы, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмыйча гына, «кодлы сүз»дән файдаланып, контакт-үзәгенең 2-17-05 телефон номеры буенча алырга мөмкин.
Кодлы сүз-шалтыраткан кешене идентификацияләү ысулы ул, ул шәхси урынын алмаштыра. Гамәлдәге закон нормалары буенча, код сүзеннән башка, Пенсия фонды белгечләре шәхси мәгълүматлар булган сорауларга телефон аша җавап бирә алмый. Шулай итеп, шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәсьәләләр буенча читтән торып консультацияне бары тик контроль мәгълүмат ияләре, ягъни «кодлы сүз»алучылар гына алырга мөмкин.
Хәзер Пенсия фондының рәсми сайтында www.pfrf.ru гражданинның Шәхси кабинетында («кулланучы профильләре» өстәмә битендә) «кодлы сүз» не күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде, аны гражданин мөстәкыйль сайлый, ул бары тик аңа гына билгеле булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «шәхесне идентификацияләү өчен код сүзеннән файдалану турында» гаризаны шулай ук РПФның теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтендә дә бирергә мөмкин. Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды территориаль органнарының клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча башкарыла.