Әлки районында 79 мең тонна ашлык җыеп алынган

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Коеп яуган яңгырлар урак темпларын бераз киметте. Хәзерге вакытта 22 гектар сөрүлектән икмәк җыеп алынган һәм суктырылган. Амбарларга 79 мең тонна ашлык кергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. «ВостокЗернопродукт» ширкәтенең "Камка", "Алпар", "Чаллы", "Юхмачы", "Борискино" отрядларында урып-җыю аеруча яхшы оештырылган. Бу хуҗалыкларда чәчүлек мәйданнарының 80-90 процентыннан уңыш җыеп алынды. Татарстан Президенты тәкъдиме белән инде менә берничә ел комбайнчылар ярышы оештырыла. Быел иң яхшы 200 комбайнчы 100 мең сум күләмендә премия алачак. Районның 20гә якын игенчесе әлеге премия алуга дәгъва кыла. «Хузангай»ширкәтендә урып-җыю аеруча яхшы оештырылган.Һава шартлары яхшы булганда, уракны киләсе атна башында төгәлләячәкләр.

Районда киләсе ел уңышына нигез салу буенча эш башланды-механизаторлар көзге культуралар чәчү белән мәшгуль. Бүгенге көндә 2 мең гектарда көзге бодай һәм арыш чәчелде. Планда көзге чәчү - 21,7 мең гектар. Узган ел хузангайлылар көзге культураларны 2200 гектар чәчсә, быел чәчү мәйданын 5 меңгә кадәр арттырырга телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International