Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Әлки муниципаль районына эш сәфәре белән килде.
Ул республиканың җиде районы Башлыгы, аларның социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев һәм Камил Нугаев катнашты.
Үз чыгышында Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан татар теленә җитди игътибар бирү, балаларны туган телендә укыту, татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу бурычы куелды, дип билгеләп үтте. "Татар телен саклау һәм үстерүдә җаваплылык дәүләт, мәктәп яки гаиләнеке генә түгел, ә һәрберебезнеке. Монда барлык юнәлешләр дә мөһим, барысы да актуаль. Бездән нәтиҗәле эш оештыру таләп ителә. Җаваплылык зур. Һәркайсыбыздан эшлекле тәкъдимнәр, эзлекле эш таләп ителә."
Эш сәфәре кысаларында Марат Готыф улы Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалында, Базарлы Матак авылында һәм «Әлки»кулланучылар кооперативында булды.