Кешеләр яхшыга бик тиз ияләшәләр. Районда күп функцияле үзәк ачылганнан бирле халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр саны сизелерлек артты. Бүгенге көндә үзәк 300 дән артык дәүләт, муниципаль һәм шуңа охшаш хезмәт күрсәтә. КФҮ табу бик җиңел – ул үз эшчәнлеген «Минем документлар»фирма исеме астында башкара. Ел башыннан бирле хезмәт күрсәтү буенча күпфункцияле үзәккә 800дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. КФҮнең Әлки филиалы бүлеге башлыгы Раилә Гарифанова сүзләренә караганда, күчемсез милек объектларының хокукларын дәүләт теркәвенә -775, РФ паспортын алу яки алмашу - 320, прописка алу - 220, ИНН - 50, машина йөртү хокукын алыштыру - 329, хөкем ителмәгәнлек турында белешмә алу - 250, салым хезмәте - 15 гариза кергән. Моннан тыш, халык КФҮнә Пенсия фонды (ана капиталы белән эш итү, пенсия китерү), Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы (аренда, җир участогын сатып алу), шулай ук объектны төзүгә яки файдалануга тапшыруга, хезмәт стажын һәм хезмәт хакын раслау турында белешмә алу өчен мөрәҗәгать итә. 15 июльдән Әлки филиалы шәхси эшмәкәрләрне, КФХларны теркәү буенча документлар кабул итүнең электрон төренә күчте. Салым хезмәте һәм аның төрләрен күрсәтү вакыты 10 августтан 4 эш көненә кадәр кимегән. 29 июльдән 8 сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә республика Президентын һәм РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау өчен гражданин сайлаган уңайлы сайлау участогын күрсәтеп гаризалар кабул ителә. Граждан урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә бары тик бер тапкыр гына хокуклы. Сентябрьдә узачак сайлауларда 11-13 сентябрьдә өч көн дәвамында тавыш бирергә мөмкин булачак