ТР мәдәният министры Әюпова Ирада һәм алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры, Казан кооператив институты ректоры Нәбиева Алсу эшлекле сәфәр белән Әлки муниципаль районында булып китте. Сәфәрнең беренче объекты Базарлы Матак авылындагы үзәк район китапханәсе булды. Китапханә узган ел ахырында гына яңа урынга күчте. Моңа кадәр аларга авыл хуҗалыгы идарәсе, мәдәният һәм иҗат йортлары биналарына сыенырга туры килде. Кызганычка каршы,анда шартлар кәгазь басмаларны тоту нормаларына туры килмәгән. Китап яратучыларга да еш кына бер бинадан икенчесенә кирәкле әдәбият эзләп йөрергә туры килә - уку заллары төрле, бары җайлаштырылган биналарда гына урнашкан иде бит. Район башлыгы Александр Никошин инициативасы белән китапханә өчен тиешле бина сайланган, кирәкле документлар җыелган, Татарстан бюджеты акчасына капиталь ремонт ясалган. Хәзер биредә китап һәм журналларны яратучы өлкәннәр, укучы балалар һәм нәниләр өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Мәдәният министры яңа бинаны карады, китапханә хезмәткәрләре белән әңгәмә корды, китап фондларын яңарту буенча эшләрнең ничек баруы белән кызыксынды. Бигрәк тә милли әдәбият (татар, чуаш) белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Китапханәнең китап фонды 35 мең нөсхә, шул исәптән балалар әдәбияты - 14 меңнән артык. Өлкән буын татар телендә, балалар рус телендә укытуны өстен күрә икән. Ирада Әюпова күргәннәрдән канәгать калды - яңартылган китапханәдә бик матур, җылы һәм уңайлы. Биредә заманча җиһаз һәм интернет бар. Ул китапханәнең элеккеге РОВД бинасына урнашуын да юкка гына булмавына басым ясады: "Мәдәният, рухият булган җирдә җинаятьләр азрак булырга тиеш", - диде ул сүзен тәмамлап.