Әлки районы Ташбилге авылында клуб ачу тантанасы булып узды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Ташбилге авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Бу шатлыклы вакыйганы авыл халкы белән уртаклашырга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева килде.

Мондый тантана һәрвакытта да булмый, көн саен атаклы кунаклар килеп тормый! Бер уңайдан, өй мәшәкатьләреннән бераз ял итеп, «Тургай» ансамбле башкаруындагы бәйрәм концертын карадылар.

Тантананы район башлыгы Александр Никошин ачты. Ул чыгышын түбәндәге сүзләр белән башлады:

-Бүген районыбызда ел дәвамында республика программалары буенча төзелгән 25 объектның берсен ачабыз. Былтыр бу авылда җирлек Башкарма комитеты хезмәткәрләре өй туен үткәрде. Балалар туган, халык тырышып хезмәт куйган җирдә, һичшиксез, инфраструктура да үсәчәк. Ташбилгедә хезмәт сөючән халык яши, биредә 5 крестьян-фермер хуҗалыгы, 7 кече хуҗалык, алар дәүләткә сөт тапшыру буенча да беренчеләр булып тора.

Моннан тыш, муниципалитет Башлыгының Ташбилгелеләргә авыл эчендәге юллар һәм заманча спорт мәйданчыклары төзүдә ярдәм итәргә вәгъдә итүе дә көчле алкышларга күмелде.

Республика мәдәният министры үз чыгышында, клублар халык өчен төзелә, анда балалар өчен дә, яшьләр һәм өлкән буын өчен дә чаралар үткәрелергә тиеш, дип ассызыклады. "Бу объектны ТАССРның 100 еллыгы елында ачу да символик мәгънәгә ия. Эш урыннары, мәктәп, ФАП һәм мәдәният йорты булган авылларның киләчәге бар. Авыл яшәсә, мәдәният тә үсә”, - дип ассызыклады Ирада Әюпова. Ул җирле мәдәният йорты директорына республика Президенты исеменнән матди-техник базаны ныгыту өчен 100 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырды.

Алсу Сафина, үз чиратында, барлык авылдашлары исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, хөрмәтле кунакларга, район Башлыгына кешеләр турында даими кайгыртулары өчен рәхмәтен белдерде, клубның беркайчан да буш тормаячагына ышандырды.

Аннары сүз районның якташлык җәмгыяте җитәкчесе, республика Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиевага бирелде.

 -Туган районымда бер-бер артлы яңа объектлар ачылуга мин бик шат. Болар барысы да кешеләр турында кайгыртуны төп максаты итеп куйган республикабыз Президенты ярдәме белән мөмкин булды. Кеше капиталын үстерү, халыкның тормыш сыйфатын арттыру-Рөстәм Миңнеханов эшендәге төп пунктлар, республика программалары нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән дә инде, - дип ассызыклады ул.

Җирлек башлыгы Рәмзил Әхмәдиев, кыска вакыт эчендә иске клубны сарайга әйләндереп зур эш башкарган «Строитель и К» җәмгыяте төзүчеләренә рәхмәтен белдерде.

Төзелеш оешмасы җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин җыелучыларга «Кадерле авылдашлар»дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Ул 20 ел дәвамында «Югары Актай» колхозында вәкаләтле вәкил булып, сөт тапшыру, урып-җыю эшләренең нәтиҗәлеге өчен җавап биргән, авыл кешесенең һәрберсен танып белә икән. Ә бүген ул халык өчен иң мөһим объектларның берсен тапшырды. «Бу мәдәният учагы сезнең икенче йортыгыз булсын. Җыр тынмасын, музыка һәм балалар көлүе яңгырасын. Без монда уңайлы һәм матур булсын өчен барысын да эшләдек»,- диде ул.

Реназ Насыйбуллин җирле яшьләр һәм якташлар исеменнән клубка яңа бильярд өстәле бүләк итте, аны инде бинаның холлында урнаштырып та куйдылар. Аннары клуб эчләренә үтеп, ремонтның сыйфатын бәяләделәр: яңартылган китапханәгә керделәр, анда аларны “китаплар сакчысы” Роза Абдуллина каршы алды, залдагы йомшак яшел креслоларга утырып,”яңа кием кигән” сәхнәдән Марс Ибраһимов, Ренас һәм Эльмир Шиһаповларның чыгышларын карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International