Иске Алпар авылының Тынычлык урамында плотина формасында күпер корыла. Тынычлык урамы буенча күпер тузган, аның буенча хәрәкәт итү автомобильчеләр өчен генә түгел, җәяүлеләр өчен дә куркыныч булган. Авыл халкы бу мәсьәләне халык җыенында күтәргән, шәхси мөрәҗәгатьләр дә булган. “Иске күперне сүттек, аның урынына плотина төзи башладык: су үткәрү торбасы урнаштырдык. Хәзер грунт китерәбез, юл тигезлисе генә кала”, - дип хәбәр итте Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов. Бу эшне башкаруга җирле бюджеттан акча бүлеп бирелде, әмма иганәче ярдәменнән башка да булмады. Биектау районыннан якташыбыз Рәфгать Сәмигуллин туган авылы халкына булышудан бер генә тапкыр да баш тартканы юк, бу юлы да авылдашларының тормышын яхшыртырга ашыкты.