25 августта Көнчыгыш урамындагы Спорт скверын төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышу булачак

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

25 августта Көнчыгыш урамындагы Спорт скверын төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышу булачак.

Очрашу вакыты: 17:30 – 19:30

Очрашу урыны: Базарлы Матак авылы, Совет урамы, 11 нче йорт адресы буенча Балалар иҗаты йорты каршындагы мәйдан.

Якын-тирәдә яшәүчеләрне, җир кишәрлекләре милекчеләрен һәм арендаторларын, җирле берләшмә активистлары һәм вәкилләрен, эшмәкәрләрне һәм бу урынның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләрне чакырабыз. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләнеп бетереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International