Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы бетерелде

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

24 августтан, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарыла. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел, 0,5 процент дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе  төбәкләре арасында эпидемиология вазгыяте буенча 82нче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International