Татарстанда урманнарны торгызуга 200 млн сумга якын акча тотылачак

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Урманнарның мәйданы арту "Урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында уза.Быел “Урманнарны саклау"  төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүленгән. Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга билгеләнгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. “Агымдагы елда “Экология” милли проекты “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “ТРда урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләргә телим.  Аның төп максаты-2024 елга урманнарны кисү һәм яңадан торгызуга карата 100%  балансны тәэмин итү. Моңа ирешү өчен ике максатчан индикатор билгеләнгән. Беренче күрсәткеч - "Урманны торгызу һәм урман үрчетү мәйданын киселгән һәм тотылган урман утыртмалары мәйданына карата мөнәсәбәт". Әлеге күрсәткечнең проект әһәмияте 2020 елда 69,8% тәшкил итә», - диде спикер. Быел урман торгызу мәйданын арттыруга федераль бюджеттан 143,4 млн сум акча бүлеп бирелде, урман торгызу өчен урман орлыклары запасын формалаштыруга - 7,9 млн сум. Агымдагы елда республикада язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә ачылды һәм 18 майда тәмамланды. Төбәк проекты буенча урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 2,3 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Урман культуралары 2,1 мең гектар мәйданда утыртылды, урман үрчетү 103 гектарда башкарылды, урман торгызу буенча - тугыз гектарда.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International