Әлки районында тагын бер кешедә COVID-19 ачыкланган

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 29 яңа очрагы ачыкланган. Ике кеше вирусны читтән йоктырып кайткан, калганнары чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә зарарланган. Дүрт кеше хастаханәгә салынган, 25 авыру өйләрендә дәвалана. Авырып китүчеләрнең күпчелеге (18 кеше) – Казанда. 24 августка Татарстанда COVID-19 ның 6308 очрагы теркәлгән. Барысы 5128 кеше авырудан савыккан. Үткән тәүлектә Әлки районында тагын бер кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Бу 62 яшьлек хатын-кыз. Ул хәзер Казанда амбулатор рәвештә дәвалана. Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина әйтүенчә, районда бүгенгә COVID-19 белән чирләгән 21 кеше исәпләнә. Медицина хезмәткәрләре әлкилеләрне тиешле саклык чараларын күрергә, җәмәгать урыннарында битлектән йөрергә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International