Татарстан механизаторлары «Иң яхшы комбайнчы» исеме өчен ярышалар

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, конкурс башлануы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 1 августта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә игълан итте.

Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, 2020 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында уздырыла.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 200 җиңүчене билгеләячәк. Агымдагы елда, узган еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, 100әр мең сум күләмендә 200 премия булдырылган.

Техника җитештерүчәнлек куәте буенча төркемнәргә бүленә. Комбайннар арасында беренче төркемгә 140 ат көченнән 230 ат көченә кадәр, икенче төркемгә – 230дан 290 ат көченә кадәргеләр, өченче төркемгә – 300дән 326 ат көченә кадәргеләр, дүртенче төркемгә – 351дән 530 ат көченә кадәргеләр керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

Беренче төркем буенча Чүпрәле һәм Кайбыч муниципаль районнары комбайнчылары - Алмаз Низамов һәм Фәнис Шәйхаттаров «Низамов А.А.» КФХ, Илсур Вәлиев «Туган як - Агро» ҖЧҖ.

Икенче төркемдәге алдынгылар өчлегендә - Әлки һәм Аксубай муниципаль районнары комбайнчылары - Рәфис Насыйбуллин - «Восток Зернопродукт» АҖ,   Җәүдәт Сафиуллин «Аксу Агро» ҖЧҖ һәм Анатолий Краснов «Хузангай» ҖЧҖ.

Өченче төркемдә Нурлат районы«Сөләйманов А.И.» КФХ комбайнчылары - Рафис Нямаев, Ришат Гафуров һәм Илгиз Әндерҗанов.

Соңгы төркемдә Зәй муниципаль районының «Агрокөч» АҖ комбайнчылары - Илдус Фәтхуллин, Максим Тазов һәм Дамир Шәйгарданов

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барыла, шул белешмәләр буенча бүгенге көндә конкурста 1139 комбайнчы суктыруда һәм 114е урдыруда катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International