Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы: татарстанлыларга кадастр исәбенә алу турында нәрсәләр белергә кирәк

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Татарстанда күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында ( КМБДР) 1,6 млн. нан артык җир кишәрлеге турында белешмәләр бар, аларның 1,5 млн. нан артыгының чикләре билгеләнгән.

Җир кишәрлеген КМБДРга кадастр исәбенә куйганда җир кишәрлегенең мәйданы һәм чикләре,ул урнашкан җирләр категориясе кишәрлектән рөхсәт ителгән файдалану рәвеше турында белешмәләр кертелә. Кадастр исәбенә алу процессында һәр җир кишәрлеге уникаль кадастр номеры ала, ул аны уникаль объект буларак билгеләргә мөмкинлек бирә.

ТР буенча Кадастр палатасында аңлатуларынча, җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую өчен хокук билгели торган документлар булган очракта кадастр инженерына ызанлау планын әзерләүгә заказ бирергә кирәк. Алга таба ызанлау планын кадастр исәбенә алу һәм мондый кишәрлеккә хокукны теркәү турындагы гариза белән бергә Татарстан Росреестрына КФҮ аша яки электрон сервислар ярдәмендә тапшырырга кирәк. Әгәр дә участок яңа булса, хуҗа башта җир кишәрлеген милеккә бирү турында Карар кабул итүгә вәкаләтле җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә  һәм тиешле хокукый акт алырга тиеш.

Әмма шундый ситуацияләр бар, милек турында белешмәләр кертергә генә түгел, ягъни күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куярга да, аны реестрдан төшереп калдырырга да кирәк булган ситуацияләр дә була. Күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбеннән төшерү объектның үзе турында мәгълүматларның актуальлеген, милек хокукын туктатуны һәм хуҗасын салым бурычыннан азат итүне күздә тота.

Белешмә өчен: 2020 елның беренче яртыъеллыгында 7 меңгә якын җир кишәрлеге һәм 3 меңнән артык капиталь төзелеш объекты исәптән алынган.

Төшереп калуның сәбәбе-объектның юкка чыгуы, аны юк итү. Мәсәлән, гражданин яки юридик зат милкендә булган күчемсез милек объекты янгын яки башка гадәттән тыш хәл аркасында тулысынча яки өлешчә җимерелгән булса һәм аны эксплуатацияләү мөмкин түгел. Шулай ук бу суд карары буенча да булырга мөмкин. Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, РФ Җир кодексы һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» Федераль закон нигезендә, җир кишәрлеген кадастр исәбеннән төшерү кайбер очракларда гына башкарыла ала. Мәсәлән, әгәр төзелгән участокка хокук теркәлмәгән һәм ул «вакытлы»статусына ия.

Бер үк вакытта капиталь төзелеш объектын кадастр исәбеннән төшерү һәм хокукны туктату өчен инде җимерелгән объектның милекчесенә яки аның вәкиленә тиешле гаризага кадастр инженеры әзерләгән тикшерү актын (күчемсез милек объектының гамәлдә булуын туктатуны раслаучы документ) теркәп КФҮнә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Алга таба Татарстан Росреестры килгән документларны 12 эш көне дәвамында эшкәртә һәм, уңай нәтиҗәдә, объектны кадастр исәбеннән төшерү һәм аның хокукларын туктату турындагы мәгълүматны салым органнарына җибәрә. (Дәүләт кадастр исәбеннән төшерү бер үк вакытта милек хокукын туктатмыйча 7 эш көне эчендә башкарыла).

Игътибар: кадастр исәбе түләүсез нигездә үткәрелә, ә милекчелек хокукын теркәү өчен дәүләт пошлинасы каралган.

Исегезгә төшерәбез, кадастр исәбен алу һәм хокукларны теркәүне раслаучы булып, КМБДРдан өземтә хезмәт итә. Бу күчемсез милек белән теләсә нинди алыш-бирешләрне үткәргәндә таләп ителә торган хокукны раслый торган документ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International