Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Әлки районында Россия Дәүләт флагы көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул 22 августта билгеләп үтелә - нәкъ менә шул вакытта 26 ел элек илнең милли символы буларак "Россия триколорын" билгели торган төп закон кабул ителде.
Бәйрәм Базарлы Матак Үзәк паркында узды. Базарлы Матак урта мәктәбенә һәм гимназиягә быел беренче сыйныфка керүче балаларга мәктәп букчалары тапшыру тантананың иң күңелле мизгелләре булды. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева һәм район башлыгы Александр Никошин бәйрәмдә катнашучыларны Россия Дәүләт флагы көне белән котладылар һәм матур мәктәп формалары кигән малайлар-кызларга аларның беренче портфельләрен тапшырдылар. Бу көнне беренче сыйныфка баручы 92 бала уку әсбәпләре тулы портфельләр кабул итеп алды.