Әлки муниципаль район территориясендә метеорологик күренешләренең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:

2020 елның 26 августы 22 сәгатьтән 26 август 21 сәгатькә кадәр метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү.

 Әлки районы территориясендә түбәндәге урыннар белән көтелә:

Төнлә һәм иртән томан;

- көндез һәм кич белән кыска вакытлы җилдән 15-18 м/с ка кадәр көчәю күзәтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International