Югары Кәчи авылының Үзәк һәм Күл урамнары юлына вак таш җәелде. Үзәк һәм Күл урамнары буйлап яңгыр яуганда, бигрәк тә язын һәм көзен үтүе кыен булган. Үзара салым акчасына бу урамнар буйлап вак таш җәйгәннәр. Һәм хәзер әлеге урамнарда яшәүчеләр каты өслекле юл буйлап елның теләсә кайсы вакытында өйләренә кайтып җитә ала. Бу хакта Түбән Кәчи авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифанов хәбәр итте.