Әлки районыннан күпбалалы Бакановлар гаиләсе яңа йортлы булачак

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Түбән Кәчи авылында күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча йорт төзелә. Сергей һәм Зинаида Бакановлар гаиләсе ел ахырына Мәктәп урамындагы 76 квадрат метр мәйданлы яңа йортка күчәргә планлаштыра. Иске йорт инде тузган, мәйданы буенча да шундый зур гаилә өчен кечкенә – нибары 49 квадрат метр. Сергей Константинович «Племенное дело» җәмгыятендә, Зинаида Васильевна «Юхмачы» терлекчелек комплексында эшли. Алар бергә алты бала: биш кыз һәм бер ул үстерәләр. Аларның өчесе үсеп җиткән инде,калганнары мәктәпкә, балалар бакчасына йөри. Гаилә башлыгы Сергей сүзләренә караганда, алар бу шатлыклы вакыйганы озак көткәннәр, һәм тиздән барысы да тормышка ашачак. Хәзер инде йорт диварларын салалар, төзелешне октябрь аенда тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International