Яңа уку елы алдыннан Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итте.
Ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында ике ведомствоның яшьләр советлары вәкилләре мәктәп укучылары өчен мәктәп букчалары, канцелярия товарлары, тәм-томнар сатып алдылар һәм алар янына кунакка киттеләр. Бүләкләргә сөенеп һәм хис-тойгыларын тыеп тора алмаган булачак беренче сыйныф укучылары аларны бик теләп каршы алды.
Әлеге акция кысаларында барлыгы 21 бала тәрбияләнә торган дүрт гаиләгә матди ярдәм күрсәтелде. Алар арасында беренче сыйныф укучылары да бар. Аларга өстәмә рәвештә кием-салым һәм спорт аяк киеме бүләк ителде.
"Бик зур рәхмәт сезгә! Минем балаларым бик бәхетле! Күпме бүләк иттеләр! Һәм беренче сыйныфка баручы кызыма барысы да тап таман! Битарафлык тулы дөньяда, кемгәдер кирәк булуыңны, синең тормышыңның авыр мизгелләрендә синең язмышыңда катнашырга әзер кешеләр барлыгын тою бик мөһим ", - дип, рәхмәт сүзләрен белдерде алты бала тәрбияләгән күпбалалы әни.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә катнашу Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы хезмәткәрләре өчен күркәм традициягә әйләнде. Ведомстволар алга таба да социаль мөһим хәйрия акцияләренә ярдәм итәргә планлаштыралар.
Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы хезмәткәрләренең балалары да игътибарсыз калмады. Аларга җитәкчелек исеменнән беренче сыйныф укучылары өчен җыелмалар бүләк ителде.