2020 елда ике балалар учреждениесендә капиталь ремонт үткәрелә: Югары Әлморза авылында “Алсу” балалар бакчасына 8,7 млн. сумлык һәм Әхмәт авылының “Бәләкәч” балалар бакчасына 7,9 млн. сумлык.
Бу акчаларга коммуникацияләр тулысынча алыштырылды: җылылык, энергия һәм су белән тәэмин итү, су чыгару, тәрәзә блоклары, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп, барлык биналарга капиталь ремонт ясалды. Моннан тыш, балалар бакчаларында тирә-як территорияләр дә төзекләндерелде. Учреждение ишегалларында таучыклар һәм таганнар урнаштырылды. Барысы да балаларыбызны сөендерү өчен иҗади һәм яратып эшләнгән.
Иң ахырдан ремонт эшләрендә, төзелеш материаллары сатып алуда актив катнашкан, балалар бакчасын балалар өчен чиста, уңайлы, җылы, матур һәм икенче йорт итәргә тырышкан барлык хезмәткәрләргә һәм ата-аналарга рәхмәт әйтәсе килә.