Райондашларыбыз турында сөйләүче рубрикабызны дәвам итәбез

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Райондашларыбыз турында сөйләүче рубрикабызны дәвам итәбез.

Кәлимуллина Фәнүзә Хәниф кызы Аппак авылында 1970 елның 27 октябрендә туган һәм үскән, шунда ук авыл егете Йосыфка кияүгә чыккан һәм нык, тату гаилә корган. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы бар.

Менә 25 ел инде Фәнүзә Аппак авылында “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтүче булып эшли. Фәнүзәдә социаль хезмәтләрне алучыларның 6 сы да карт авыру кешеләр. Алар Фәнүзә өчен туганнары һәм якын кешеләре кебек, моның өчен алар аңа чиксез рәхмәтле. Карамактагыларга  график буенча социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтеп кенә калмыйча, төрле технологияләр буенча «Гарденотерапия», «Фототерапия», «Скандинвая йөреше»дигән дәресләр дә үткәрә. Шулай ук Аппак авылында Фәнүзә, башка социаль хезмәткәрләр белән берлектә, “Авылда кич утырулар” клубы да оештырганнар. Биредә тәрбияләнүчеләр үз яңалыклары, тәмле ризыклар рецептлары белән уртаклашалар, крючок һәм инә белән бәйлиләр.

Фәнүзә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары, Әлки районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Социаль хезмәткәр булып эшләү – Фәнүзәнең билгеләнеше, олы йөрәкле, аны  эштә бөтен кеше хөрмәт итә һәм ярата. Ул һәрвакыт ярдәмгә килә, киңәшләрен дә бирә. Шулай ук ул аш – су остасы да, ул пешергән пироглар телеңне йотарлык була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International