Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Иске Салман зиратында булды

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Иске Салман зиратында булды, анда 1292 елда куелган таштагы эпитафияне үз күзләре белән күрде. Текстта кешене җомга көнне Сабантуй көнендә җирләүләре хәбәр ителә. Ташта шулай ук орнамент һәм куфик язулар сакланган.

“Без тамырларыбызның никадәр тирән булуы турында сирәк уйланабыз. Әмма гадәткә әйләнгән күп кенә гореф-гадәтләребез ерак гасырлардан килә. Әлки районының Иске Салман авылыннан бу кабер ташы Сабантуйның күп гасырлык тарихын раслый", - дип язган министр социаль челтәрләрендәге битендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International