Татарстанның 71 җирлегендә югары тизлекле интернет үткәрелә

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Агымдагы елның 1 сентябренә якынча ярты миллионга якын укучы югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеге алачак.

Татарстанда социаль әһәмиятле объектларны киң полосалы интернетка тоташтыру дәвам итә. Җепселле-оптик элемтә линияләре халыкка республиканың тагын 71 җирлегендә Челтәргә чыгарга ярдәм итәчәк. Бу хакта коллегия утырышында Татарстан Республикасында элемтә үсеше турында министрлык башлыгы урынбасары Альберт Яковлев сөйләде. «Быел 533 км «оптиклар» Татарстан районнарында социаль әһәмияткә ия объектларга кадәр төзелде. Әлеге программалар цифрлы тигезсезлек проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән – югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеге социаль әһәмияткә ия объектлар гына түгел, ә 9 меңнән артык кеше яши торган 71 торак пунктта яшәүчеләр дә алачак ", - дип билгеләде Яковлев. 2021 ел ахырына кадәр югары тизлекле интернетны республиканың 1,9 мең социаль әһәмиятле объектында үткәрәчәкләр - мәктәпләр, ФАПлар, янгын сүндерү частьләре. Эшләр «Цифрлы икътисад» милли проектының «Мәгълүмати инфраструктура» региональ проекты кысаларында уза. Агымдагы елның 1 сентябренә якынча ярты миллионга якын укучы югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International