Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Түбән Камада территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрделәр. Семинар-киңәшмә кысаларында 28 нче Түбән Кама сайлау округы составына керүче СКТ рәисләре һәм сәркатипләре укулар узды. Киңәшмәдә Әлки районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов һәм сәркәтип Маргарита Советникова катнашты.
- Түбән Кама сайлаучылары сайлауларда республикада иң күп бюллетень алачак: берәр Татарстан Республикасы Президентын, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда, тагын икесе – шәһәр Советына сайлауларда. Мандатларның яртысы сәяси партияләр күрсәткән кандидатлар исемлекләре арасында бүленәчәк, мандатларның калган өлеше бер мандатлы округлар буенча билгеләнә, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Шул ук вакытта әгәр Түбән Кама округы сайлаучысы тавыш бирү көннәрендә сайлау округына керүче 10 районның берсендә булса, ул «мобиль сайлаучы» технологиясеннән файдаланып, РФ Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауда катнаша ала. Округтан читкә китсә дә, Татарстанда булса да, ул ТР Президенты өчен генә тавыш бирә алачак. Шул ук вакытта, әгәр Түбән Кама округында яшәүче 11-13 сентябрьдә Мәскәүдә булса, ул төзелгән 30 санлы участокларның берсендә сайлауларда катнаша ала. Моның өчен цифрлы участокта сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк. Әмма шуны истә тотарга кирәк: тавыш бирү урынын алыштырганда муниципаль сайлауларда катнашу мөмкин булмаячак, мондый мөмкинлек закон белән каралмаган, дип аңлатты республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Сайлаучының фактта урнашу урыны буенча тавыш бирүгә гаризалар 8 сентябрьгә кадәр КФҮ, территориаль сайлау комиссиясе, дәүләт хезмәтләре федераль порталы www.gosuslugi.ru аша кабул ителә. 2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләрендә.
11-13 сентябрьдә бөтен республика территориясендә Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак. Түбән Кама сайлау округында, әлеге кампанияләр белән бер үк вакытта, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Дәүләт Думасы депутаты вазифасына алты кандидат теркәлгән: Олег Морозов, Илнар Сираев, Андрей Колосов, Николай Барсуков, Леонид Стражников, Альберт Ягудин.