Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бъген Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды.

Анда традицион рәвештә мәгариф җитәкчеләре һәм ветераннары, тәрбиячеләр, педагоглар һәм яшь белгечләр, шулай ук РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат, Татарстан Республикасыннан Федерация Советы әгъзасы Морозов Олег Викторович катнашты. Интерактив мәйданчыкларда район укучыларының спорт, иҗади һәм фәнни-техник казанышлары тәкъдим ителде.

Киңәшмә эшен Әлки муниципаль районы Башлыгы Никошин Александр Федорович ачты. Әлки районында мәгариф торышы турындагы доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы Артем Александрович Савинов чыгыш ясады.

Утырышта мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү буенча әйдәп баручы мәгариф оешмаларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде, районның иң яхшы мәктәпләре һәм педагоглары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International