Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

2020 елның 28 августы, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча түбәндәгеләр керде:

2020 елның 28 августы 15 сәгатьтән 29 август 20 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү

28 августта көндез, 29 август төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин, көчле яңгырлар һәм локаль боз яварга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Явым-төшемнең мул булуы турында мәгълүмат алганда:

  1. Шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин кадәр фатирда яки эштә калыгыз. Чыбыклы һәм радиотапшыру чараларын кабызыгыз.
  2. Әгәр сез көчле яңгыр  урамда калсагыз, җир асты кичүләренә һәм башка җир астында булган биналарга төшмәгез. Су басудан югарыда урнашкан биналарда яшеренергә тырышыгыз.
  3. Әгәр сез торган бинаны су баса икән, аны калдырып китәргә тырышыгыз һәм югарырак урынга күчегез.
  4. Бинадан чыгып китү мөмкин булмаса, югарыдагы катларга менегез, электр һәм газны сүндерегез, тәрәзәләрне, ишекләрне тыгызлап ябыгыз һәм үзегезнең урыныгыз турында 01, 112 телефоны буенча МЧС дежур хезмәтенә хәбәр итегез.
  5. Әгәр дә сез яңгыр вакытында шәхси транспортыгызда булсагыз, су баскан участокларны үтәргә тырышмагыз. Кырыйга  (юл читенә) уң якка акрын гына күчеп, акрын гына тормозга басып, ткутагыз. Авария хәлендәге утларны кабызыгыз һәм яңгыр узганны көтегез. Су бик тиз килгән очракта, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яисә якындагы бинага барыгыз.

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

Боз булганда:

1. Мөмкин булганда өйдән чыкмагыз.

2. Бинада булганда, мөмкин кадәр тәрәзәдән ераграк  китегез.

3. Электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки гадәттә боз яуганда яшен дә яшьни.

4. Урамда булсагыз,  ышыкланыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызга  боз төшүдән  саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, кием-салым белән каплагыз).

5. Агачлар астына ышыкланырга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз кисәкләренең һәм көчле җилләрнең агачлар ботакларын сындырырга һәм бу сезгә өстәмә зарар китерергә мөмкин.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International