Татарстан аграрийлары дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырдылар

2020 елның 29 августы, шимбә

Бүгенге көнгә Татарстанда игеннәр 1 миллион гектардан артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 проценты үтәлгән. Безнең район суктыру буенча алда бара: мәйданнарның 86 проценты җыеп алынган. «Хузангай» ширкәте урып-җыюны гектардан уртача 40,6 центнер уңыш белән төгәлләгән инде. Шулай ук Татарстанда көзге культуралар чәчү дәвам итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча республиканың барлык районнары көзге чәчүгә керештеләр. Безнең районда 21,7 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Эшләрнең яртысы диярлек башкарылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International