Юхмачы авыл җирлеге гражданнарының киңәйтелгән җыелышында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да катнашты. Агымдагы елның 8 аенда башкарылган эшләр турындагы хисап белән җирлек башлыгы Рәмис Сәлахов чыгыш ясады. Җыелыш барышында 4 бала анасы Татьяна Шубина студентлар өчен автобуска йөрү билетлары турында сорау бирде. Депутат Захарова белдергәнчә, күпбалалы гаиләләр өчен әлеге актуаль мәсьәлә ТР Дәүләт Советының профильле комиссиясе утырышында каралачак. Җыен азагында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов Юхмачыдан хат ташучы Людмила Романованы юбилее белән котлады, Түбән Әлморзадан мәчет имамы Фәрит Мөхәммәтҗановка йорт яны территориясен иң яхшы бизәү конкурсында җиңгән өчен Мактау грамотасы тапшырды