Көнчыгыш урамындагы скверны төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы узды

2020 елның 29 августы, шимбә

25 август көнне Балалар иҗат йортында Көнчыгыш урамындагы скверны төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булып узды.

Очрашу барышында халык булачак скверга үз карашларын белдерделәр, өлкәннәр һәм балалар өчен ял итү зоналарын, шулай ук спорт чаралары өчен мәйданчыклар булдыруны сорадылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләп бетереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International