Әлки районы Алпар авылында бүген “Укытучылар күпере” ачылды

2020 елның 29 августы, шимбә

Алпар авылында яңа төзелгән кичүгә “Укытучылар күпере” исеме бирелде. Авылның яңа күперле булган Тынычлык урамында ике йортның берсендә укытучылар яшәгән. Урамны урталай диярлек бүлеп чишмә ага монда. Өлкән буын алпарлылар әйтүенчә, монда беренче агач күпер 92 ел элек салынган булган. Әмма агачтан эшләнгән кичүләр дүрт-биш ел саен яраксыз хәлгә килгән. Биредә озак еллар хезмәт итәрлек ныклы күпер төзү башлангычы белән якташлары Рифкать Сәмигуллин чыккан. “Үземне укыткан һәм берничә буын алпарлыларга белем биргән мөгаллимнәремә хөрмәт билгесе итеп салдырасым килде бу күперне”, - ди ул. Күпер ачу тантанасына җыелган халык район мәдәният йорты хезмәткәрләренең концертын карап рәхәтләнеп ял итте. Бу тәкъдимне авыл җирлеге җитәкчелеге дә, халык та күтәреп алган. Һәм бу җәйдә үзара салым средстволары хисабына, өмәләр ясап тимербетон күперне төзеп тә куйганнар. Яңа күперне ачу районыбызның 90 еллыгын бәйрәм итү һәм Республика көне алдыннан узды. Тантананы дога укып авылның имам-хатыйбы, ветеран укытучы Рафаэль Гатауллин ачып җибәрде. Ул бу кичүнең тарихы турында сөйләде, яңа ныклы күпер бик тә кирәк булуын ассызыклап үтте. Төзелештә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерделәр, аеруча зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр бирделәр. Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов быел Тынычлык урамына вак таш түшәләсен әйтеп тә шатландырды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, күңелле матур җырлап башкарып, тантанага җыелган халыкның күңелен күтәрделәр, бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International