Хәерле көн, кадерле дуслар! Хөрмәтле якташлар, районыбыз кунаклары!
2020 ел календарьдагы дата гына түгел. Ул бик күп яктан истәлекле ел. Ул илебез, республика һәм районыбыз тарихындагы мөһим даталарны берләштерде.
Бүген без Әлки районының 90 еллыгын, Республика көнен бәйрәм итәбез. Милләтебезгә, яшебезгә,социаль хәлебезгә карамастан бу бәйрәмнәр барыбызны да берләштерә. Яраткан Татарстаныбыз-көчле, бай, динамик үсештә. Икътисадта һәм социаль өлкәдә уңай үзгәрешләр, тотрыклылык һәм иҗтимагый татулык, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү иң кыю һәм перспективалы мәсьәләләрне хәл итү сәләтен ныгыта. Бу уңышлар нигезендә-хезмәт сөючәнлек,кешеләрнең эшлекле һәм иҗади инициативасы . Нәкъ менә кешеләр, аларның энергиясе һәм хезмәте, республикада бәяләнә һәм саклана торган этникара һәм конфессияара татулык аркасында, Татарстан Республикасы бүген-перспективалы, көчле төбәк, ул яңа үрләргә ирешә.
Безнең җайга салынган эшебез һәм яңа заман таләпләренә оператив реакциябез нәтиҗәсендә без яңа коронавирус инфекциясе пандемиясен җиңә алдык. Агымдагы елның март аеннан 12 хәйрия акциясеүтте: Президент акциясе - «Помощь рядом! Ярдәм янәшә!»; «Магнит» азык-төлек кибетләре челтәре акциясе; Әлки районы якташлар җәмгыяте, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, район эшмәкәрләре һәм башкалар катнашындагы акцияләр. Әлеге акцияләр кысаларында 2 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тапшырылды, 100дән артык волонтер 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, шулай ук үз-үзеңне изоляцияләгән гражданнарга кирәкле азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Безнең медицина хезмәткәрләре, кыюлык һәм батырлык күрсәтеп, әлкилеләрнең сәламәтлеген саклау һәм коронавирус йогышын таратмау өчен куелган бурычларны үтәделәр. Эшчәнлекләрен бер генә көнгә дә туктатмаган социаль хезмәткәрләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр рәхмәт һәм ихтирамга лаек. Рәхмәт сезгә!
Районыбыз бөтен Татарстан белән бердәм ритмда яши һәм үсә. Бу бәйрәм көнендә, кадерле әлкилеләр, сезне кадерле Әлки районыбызның 90 еллыгы белән котлыйм! Туксан ел районның тарихи юлы өчен аз вакыт түгел. Район территориясе, аның икътисади һәм социаль-мәдәни үсеше үзгәрде. Бер генә нәрсә - кешеләрнең үз Ватаннарына мөнәсәбәте генә үзгәрми кала. Әлки районы безнең өчен яшәү урыны гына түгел. Ул төрле язмышлы, характерлы буын кешеләрен бербөтенлеккә берләштерүче уртак йорт. Хәрефләрне белмичә, укырга, саннарны белмичә генә санарга өйрәнү мөмкин булмаган кебек, ата-бабаларыбызның, авылларыбызның язмышын белмичә, ил тарихын тирәннән аңлап булмый. Юбилейны бәйрәм итү көнендә без районыбызга нигез салган бабаларыбызны рәхмәт белән искә алабыз. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында без барлык сугыш фронтларында лаеклы көрәшкән, Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган якташларыбыз алдында баш иябез. Кадерле ветераннарыбызга яу кырында, тыл хезмәтчәннәренә хезмәттә күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен тагын бер кат рәхмәтебезне белдерәбез!
Район елъязмасында гына түгел, ә республика һәм бөтен ил тарихында зур өлеш керткән әлкилеләрнең хезмәт казанышлары белән горурланабыз.
Яшьләргә зур өметләр баглыйбыз. Нәкъ менә аларга яңа тормыш төзергә туры киләчәк. Чәчәк атучы һәм муллык хөкем сөргән тормыш.
Уртак тырышлыгыбыз белән районыбызда күп эш башкарылды, үсеш алган инфраструктура кулланып Әлки районының йөзе үзгәрә. Соңгы 5 елда безнең районда 156 объект файдалануга тапшырылды.
Бу зур казаныш һәм социаль юнәлешле үсеш республика программаларыннан һәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәменнән башка мөмкин булмас иде, чын күңелдән Татарстан Президентына Әлки районы халкы исеменнән рәхмәт белдерәм. Хәзерге вакытта Президент Рөстәм Нургалиевичның 50дән артык программасы республика территориясендә, барлык тармакларда тормышка ашырыла. 2020 елда без 24 объектны файдалануга тапшырабыз, бу-балалар бакчалары, мәктәпләр, ФАПлар, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль торак һәм башкалар. Бу үзгәрешләрнең барысы да хакимиятнең барлык тармаклары һәм барлык дәрәҗәләрдә, әлбәттә, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичның сизгер һәм профессиональ җитәкчелеге астында эшләүләре нәтиҗәсе. Быел 13 сентябрьдә сайлаулар узачак. Әлки районы халкы бертавыштан Рөстәм Нургали улы кандидатурасын хуплар дип уйлыйм, "Традицияләргә тугрылык - киләчәккә ышаныч!" - республикабызның динамик үсешенә юнәлдерелгән президент сәясәтен тулысынча тасвирлаучы төп лозунг. Шулай ук 13 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар узачак, Түбән Камадан бермандатлы округка тавышка куелачак Морозов Олег Викторович, Татарстан Республикасын үстерү өчен мөһим бурычларны хәл итүче абруйлы сәясәтче. Әлки районының һәр авыл җирлегендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына 162 депутат сайлау көтелә, һәркем лаеклы депутат өчен үз сайлавын бирәчәк дип уйлыйм. Районның бүгенге көне яңа вакыйгалар, даталар һәм эшләр белән тулылана. Юлыбыз тарихта дәвам итә, һәм мин ышанам, Әлки районын әле алда күп кенә яңа данлы битләре, яхшы һәм игелекле юбилейлары көтә. Ә бу бары тик һәрберебез - Әлки районы халкы - кече ватаныбыз язмышы өчен шәхси җаваплылык тойган очрак гына мөмкин. Ул чакта, безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә, туганягыбыз - Әлки төбәге яшәячәк һәм көннән-көн үсәчәк! Кадерле якташлар, сезгә үткән елларда ирешелгәннең кадерен белүегезне, районыбызны саклап калуыгызны һәм республика үсешенә үз өлешегезне кертүегезне телим.
Чын күңелдән барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим! Бүгенге бәйрәм сезгә якты тәэсирләр алып килсен һәм яхшы кәеф бүләк итсен!
Бәйрәм белән хөрмәтле якташлар!