Әлки районында район юбилеен күңелле бәйрәм иттеләр

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Сабантуй мәйданында гөрләп үткән бәйрәмнән соң күңел ачу Базарлы Матак авылы үзәк паркында дәвам итте. Кичке музыкаль программа район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Радик Шәрипҗановның дәртле җырларын һәм биюләрен үз эченә алды. Гомуми туклану нокталары эшләде, попкорн, татлы мамык, башка тәм-томнар белән сыйланырга мөмкин иде. Бәйрәм кунакларын шашлык белән сыйладылар. Сатуда һава шарлары һәм балалар уенчыклары бар иде. Күңел ачуларының иң кызган чагында район Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Илмир Шәфеев сәхнәдән «Альтат»  футбол командасын котлады, әлеге команда район Башлыгы призына узган ярышларда беренче урынны яулады. Җиңүче кубогы команда капитаны Раил Сөнгатуллинга тапшырылды. Бәйрәм матур салют белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International